Лениногорск районында экологик икеайлык башлана
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск районында экологик икеайлык башлана

15 апрельдән - 15 июньгә кадәр Лениногорск районында экологик-санитар икеайлык башлана. Бу хакта мэриядә башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Иң беренче эш итеп, кар һәм боздан арынырга, шунсыз чүпне җыештырып булмаячак. Бу эшне иртәгәдән башларга, ә һәр сишәмбедә, санитар көн буларак, предприятие-оешма, уку йортларына үзләренә...

15 апрельдән - 15 июньгә кадәр Лениногорск районында экологик-санитар икеайлык башлана. Бу хакта мэриядә башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр.

Иң беренче эш итеп, кар һәм боздан арынырга, шунсыз чүпне җыештырып булмаячак. Бу эшне иртәгәдән башларга, ә һәр сишәмбедә, санитар көн буларак, предприятие-оешма, уку йортларына үзләренә беркетелгән территорияләрне кардан, чүптән чистартырга кушылды.
Шулай ук икеайлык барышында чишмә, елга, сулыкларны чистарту һәм төзекләндерүгә аерым игътибар булачак.

экологик икеайлык

Нет комментариев