Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск районында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары конкурсы узды (ФОТОЛАР)

Бүген, ягъни 6 июль көнендә районыбызның "Сатурн-Урал" хуҗалыгында (Сарабиккол) җәйге лагерь территориясендә сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары конкурсы узды. Районда мондый ярышның ун еллап үткәрелгәне булмаган. Катнашучылар фикеренчә, конкур уздыру бик кирәк гамәл, бер-берең белән күрешү, тәҗрибә алмашу да булып тора ул. Анда катнашырга дип, хуҗалыклардан иң оста 21...

Бүген, ягъни 6 июль көнендә районыбызның "Сатурн-Урал" хуҗалыгында (Сарабиккол) җәйге лагерь территориясендә сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары конкурсы узды. Районда мондый ярышның ун еллап үткәрелгәне булмаган. Катнашучылар фикеренчә, конкур уздыру бик кирәк гамәл, бер-берең белән күрешү, тәҗрибә алмашу да булып тора ул.
Анда катнашырга дип, хуҗалыклардан иң оста 21 сыер савучы һәм 7 технолог килгән иде. Алар башта теория өлешен тапшырды, аннары практика өлешендә дә көч сынаштылар.
Конкурстагы биремнәрне үтәгәннән соң, бүләкләү алдыннан концерт карау мөмкинлеге дә булдырылган иде. Аны сарабикколлылар оештырган, алар матур итеп җырлады, биеде, Сабантуй мизгелләре күрсәтте. Молодцы, бер сүз дә әйтеп булмый.
Җиңүчеләрне район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Беренче урынга телевизор, икенче урынга пылесос, өченче урынга микродулкынлы мич бирелде. Шулай ук башка номинациядә дә бүләкләү булды.
Кемнәр җиңде, ярышның нинди кызыклы мизгелләре булды, бу хакта "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз.
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыер савучылар конкурсы