Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск шәһәре һәм районындагы балалар бакчаларына түләү арта

2014 елның 1 гыйнварыннан балаларын бакчага йөрткән өчен ата-ана күбрәк түли башлаячак дигән хәбәр күпчелек халыкта ризасызлык тудырды. Ни өчен түләү бәясе шулай кискен артачак? Нинди яңа төр субсидия турында сүз бара? Шул сорауга ачыклык кертү максатыннан, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия бирү буенча баш белгече Гөлүсә Галимова белән сөйләшеп...

2014 елның 1 гыйнварыннан балаларын бакчага йөрткән өчен ата-ана күбрәк түли башлаячак дигән хәбәр күпчелек халыкта ризасызлык тудырды. Ни өчен түләү бәясе шулай кискен артачак? Нинди яңа төр субсидия турында сүз бара? Шул сорауга ачыклык кертү максатыннан, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия бирү буенча баш белгече Гөлүсә Галимова белән сөйләшеп алдык.
- Гөлүсә Габдерәүфовна, бакча өчен түләү бәясе арту нәрсә белән бәйле?
- Түләү бәясе артуы яңа гамәлгә кергән "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Федераль закон белән бәйле. Моңа кадәр ата-ана баланы бакчада тоту өчен чыгымнарның 20 процентын гына түли иде. Хәзер башкача.
- Баланы тоту өчен чыгымнар үз эченә нәрсәне ала?
- Яңа закон буенча әлеге чыгымнар берничә төргә бүленә. Белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтү өчен финанс чыгымнары. Бу үз эченә тәрбиячеләрнең хезмәт хакын, уенчыклар, укыту-методик әсбаплар белән җиһазлардыруны ала. Әлеге чыгымнар - республика "җилкәсендә". Бина, ягъни бакча өчен коммуналь чыгымнар да бар, анысы муниципаль бюджет "кесәсеннән". Ә өченчесе - баланы тоткан һәм караган өчен - ата-ана түли торганы. Ул үз эченә сабыйларны тукландыру, аларга медицина хезмәте күрсәтү, хуҗалык-көнкүреш, медикаментлар өчен чыгымнар, шулай ук тәрбияче ярдәмчесе, медицина хезмәткәрләре, техник персоналлар өчен хезмәт хакы фонды чыгымнарын ала.
Баланы тукландыру өчен көненә 70 сумнан алып 90 сумга кадәр акча тотыла. Бер айда 22- 23 эш көне дип санасак, ата-аналар түләгән акча витаминнар алырга да җитмәс иде.
- Белүемчә, быелның 1 сентябреннән электән үк түләнеп килә торган компенсациягә дә ниндидер үзгәреш керде?
- Элек компенсация ата-ана түләгән акча күләменә карап билгеләнсә, быелның 1 сентябреннән аның күләме ата-ана түләгән акчаның уртача күләменнән чыгып исәпләнә. Ә ул Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча раслана. Уртача күрсәткечнең процент өлеше шулай ук калды, ягъни беренче бала өчен - 20, икенчесенә - 50, өченче бала өчен 70 проценты кире кайтарыла. Әлеге компенсация федераль бюджеттан килә.
- Ата-ана түләгән акча күләме нәрсәгә бәйле?
- Балалар бакчасының категориясенә, баланың яшенә (өч яшькә кадәр һәм өч яшьтән соң), сабыйның бакчада үткәргән вакыт озынлыгына бәйле (мәсәлән, көненә 10 сәгать ярым, 12 сәгать эшли торган төркемнәр бар). Шулай ук өченче һәм аннан соңгы бала өчен аның күләме 50 процентка кими.
- Ата-анадан бөтенләй түләү алынмый торган очрак бармы?
- Әлбәттә. Әгәр дә физик мөмкинлеге чикле (инвалид), ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, туберкулез интоксикацияле балалары булса, бакча өчен түләнми.
- Инде бөтенесе дә сөйли торган яңа елдан соңгы артуга якынрак килик.
- Алдарак әйткән идем бит өченче төр чыгым - баланы тоткан һәм караган өчен дип. Менә шушы чыгым өчен ата-ана түли. Республика хөкүмәте адреслы социаль ярдәм чаралары күрсәтүне кертергә кирәк дип тапты. Димәк, ата-ана бакча өчен түләгән акчаның бер өлешенә компенсация алачак. Ул гаиләдәге керем күләменә бәйле булачак. Һәм ул билгеле бер эзлеклелеккә салынган: гаиләдәге бер җан башына - 10 мең сумга кадәр; 10 меңнән - 15 мең; 15 меңнән 20 мең сумга кадәр. Әгәр дә 20 меңнән артып китә икән, компенсация каралмаган. Шунысын да әйтәсем килә: 20, 50, 70 процент күләмендә кире кайтарыла торган федераль компенсация барыбер сакланып калачак.
- Яңа компенсацияне алыр өчен документлар тапшырырга кирәк, шулай бит?
- Әгәр дә моңарчы федераль компенсация алып килгәнсез икән, бары хезмәт хакы турында белешмә генә алып килергә кирәк. Халыкка артык мәшәкать тудырмас өчен, социаль яклау бүлеге вәкилләре үзләре бакчага килә. Аларга гына тапшыра алачаклар. Арту белән бәйле яңалык буенча эш алып бардык: башта балалар бакчасы мөдирләре белән сөйләшенде, аннары аерым көн билгеләп, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре бакчаларда аңлату үткәрде, ата-аналарга белешмәлек таратылды. Бу яктан бернинди аңлашылмаучанлык юктыр, дип уйлыйм.
- Гөлүсә Габдерәүфовна, әйдәгез, берәр конкрет мисалда 1 гыйнвардан күпме артачагын һәм компенсация күләме ничегрәк булуын карап китик.
- Бер кешегә 10 меңнән азрак булган гаилә ике баласы өчен әлегә 2 мең 977 сум түли (беренче балага 5 яшь - бакча өчен 1 мең 422 сум, икенчесенә өч яшь тулмаган, аңа 1 мең 555 сум түлиләр). 1 гыйнвардан әлеге гаилә олысы өчен 2 мең 504 сум, кечкенәсе өчен 2 мең 629 сум түлиячәк, икесенә бергә 5 мең 133 сум тәшкил итә. Федераль компенсация олысына 240 сум 80 тиен, кечкенәсе өчен 670 сум 5 тиен (барлыгы 910 сум 85 тиен) кире кайтачак. Гаилә кереме буенча бирелә торган компенсация олысына 760 сум 80 тиен, кечкенәсе өчен 1 мең 5 сум (барлыгы 1 мең 765 сум 80 тиен) булачак. Нәтиҗәдә, ике компенсациядән бергә 2 мең 676 сум 65 тиен сум кире кайтарылачак, ә бу түләнгән сумманың яртысы диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев