Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск спортчысы Данил Садриевны Казан аэропортыннан якташлары каршы алды

20 февраль көнне Татарстанга Пекин Олимпиадасы призерларының берсе-Данил Садриев кайтты. Аны каршы алырга җанатарлар гына түгел, Лениногорскидан да бер төркем барды.

 

Алар арасында республиканың спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россиянең атказанган тренеры, РФ синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Ольга Павлова, ТР Чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярыш  буенча ТР Федерациясе Президенты Энэс Вәлиев бар иде. Шулай ук "Лениногорск-информ" филиалыннан видео-оператор, корреспондент барды.

Данилны музыка, көчле алкышлар белән каршы алдылар. Матбугат чаралары да бик күп иде, фотоларга төшерәләр, камералар эшли - барысы да күңелле мизгелләр.

Пекинда узган Олимпия уеннарында 54 ел эчендә береенче тапкыр Россия командасы трамплиннан сикерү буенча медаль алды. Бу командада якташыбыз Данил Садриев бар иде.

«Мине каршы алганнары өчен барысына да рәхмәт. Безнең Татарстанда сезнең кебек җанатарлар булуына мин бик шат.  Барыгызга да зур рәхмәт: тренерым Николай Васильевичка, безнең җитәкчелеккә, составыбызга, җанатарларыбызга. Моңа катнашы булган һәркемгә зур рәхмәт әйтәсе килә", - дип белдерде Данил.

«Чынлыкта, тренировкалар буенча фикер йөрткәндә, мин нәрсәгә  сәләтле икәнен аңладым инде. Беренче сикерүгә мин бик яхшы әзерләндем. Мин ерак булачагына ышандым, тик рекорд булыр дип уйламадым.  Беренче омтылыштан соң мин яхшы телемаркны үтәсәм, алтынга да дәгъва итә алыр идем", – ди 18 яшьлек спортчы.

Данилның киләчәктә хыялы - 2026 елда Олимпиадада алтын медаль алырга.

- Дүрт елдан соң шәхси ярышларда олимпиадада медаль алу  барып чыгар дип уйлыйм. Эшләячәкбез, тырышып эшләячәкбез, барысы да әйбәт булачак. Кайткач нәрсә белән шөгыльләнәчәкмен? Хәзер беренче теләк - өйгә кайтырга һәм әби белән вакытымны үткәрәсем килә,  чөнки ике көннән янә ярышларга китәргә кирәк, - ди ул.

 

https://www.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев