Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида авыл хужалыгы ярминкәсе узды (+фотолар)

Лениногорскиның Үзәк майданында авыл хужалыгы ярминкәсе үткәрелде.

Ярминкә 7 сәгать 30 минутта эшли башлаган иде инде. Анда, күбесенчә, район авылларыннан килгәннәр иде. Сатуда ит, сөт продуктлары, яшелчә бар иде. Халык әйберне күп алды, дисәм ялгыш булмас. 

Мәсәлән, Северный районы Тургай авылыннан килгән Фәрһәт Мингалиев Лениногорскига беренче тапкыр килүе икән. Моңа кадәр Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә генә катнашканнар. Сатыр өчен кабак, бәрәңге алып килгәннәр. 10 литрлы чиләк белән бәрәңгене — 350 сумга, 5 литрлы чиләкне — 200 сумга, кабакның бер килограммын 300 сумнан саттылар. 

Рашат Әхмәтов Лениногорск ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, баш ветеринар ярминкә турында: 

"Лениногорскида ел саен авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрәбез. Әлеге ярминкә Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелде. Ел да авылларны җәлеп итәбез. Күп итеп бүген дә ит, яшелсә, сөт продуктлары, бал алып килгәннәр. Ярминкә узар алдыннан барлык продукция дә тикшерү узды. Мәсәлән, ит сату өчен махсус документ бирелә. Әле кышка кадәр тагын авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәреләчәк",- диде ул.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев