Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар

Лениногорскиның 6 нчы җәмәгатьчелек үзидарәсе үз микрорайоннарында яшәүче сугыш ветераннарын, сугыш ветераннарының тол калган тормыш иптәшләрен, Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде, хәлләрен белешеп чыкты.

Җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары  Наталья Копылова аларга республика күләмендә әзерләнгән бүләкләрне  дә алып  килгән иде, 6 нчы җәмәгатьчелек үзидарәсе микрорайонында урнашкан 10 нчы мәктәпнең “Илһам” клубына йөрүче балалар ветераннарга үз куллары белән ясалган бүләкне тапшырдылар.

Әлеге микрорайонның Ленинград урамындагы 28 нче йортында сугыш ветераны Александра Макаровна Рутковская яши. Александра Макаровна Түбән Каран авылында зур һәм тату гаиләдә туган.

Шушы авыл мәктәбендә  җиде сыйныфны тәмамлаган, аннары колхозда эшли башлаган.  Сугыш башлангач, барлык гаиләләр кебек үк, алар  да әтиләрен фронтка озатканнар.

1942 елда Александра Рутковская үз теләге белән ФЗО мәктәбенә укырга киткән,  ә бер елдан соң инде фашист бомбалары җимергән тимер юлларны яңадан торгызу эшендә эшли башлаган. Унҗиде яшьлек кызга олы ир-атлар белән беррәттән эшләргә туры килгән, авыр эш өстенә тагын тамак ачлыгы да кушылган. 1943 нче  елда ул ирекле  эшче(вольнонаемный) булып хәрби частькә күчкән, алар белән бергә Берлинга кадәр барып җиткән.

Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Биктаһиров та шушы җәмәгатьчелек үзидарәсенә караган микрорайонда яши.  Әлеге ветераннарны Бөек Җиңүнең 77нче елы белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова тәбрикләде.

Җәмәгатьчелек үзидарәсе вәкилләре шулай ук  Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган тормыш иптәшләре Зәрия  Гарипова, Валентин Гаврилов, Екатерина Хәкимова, Надежда Кузьмичеваны да, өйләренә килеп, Бөек Җиңү көне белән тәбрикләдләр, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Исламия Галимова

https://vk.com/public192569052 фото алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскида Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар