Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан автойөреш узды (+фотолар)

Лениногорск шәһәрендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан автойөреш узды.

Иң элек 6 машинадан торган колонна шәһәребезнең ДОСААФыннан алып, автовокзалны, 4 нче, 8 нче мәктәпне үтеп, 12 нче лицей яныннан узды. Мәктәп территориясендә шарлар, дәүләт флагы тоткан укучы балалар шактый иде. Һәрберсе автойөреш колоннасын ихлас елмаю белән каршы алды. Үтеп киткән машиналар да тирә-якның тынычлыгын бүлеп, сигнал бирде.

Укучылар автойөреш турында нәрсә уйлый? Бөек Ватан сугышы турында беләме? Бәлки, сугыш вакытына эләккән туганнары бардыр? Шул хакта беләсе килеп, автойөрешне карарга чыккан укучылардан сорадык. 12 нче лицейның 5 "В" сыйныф укучысы Ренальд Рәхимов, мәсәлән, болай ди: "9 май бәйрәме безнең өчен бик мөһим көн. Безнең абый-бабаларыбыз Җиңү яулаган, фашизмны җиңгән. Сугыш вакыты еллары бик кырыс вакытка туры килгән. Минем әби белән бабай да сугышта булганнар, ачлык булган", дип сөйләде. Әбисе снайпер винтовкасы тапкан булган, аны музейга тапшырулары турында да әйтеп үтте ул.     

Шуннан соң автойөреш колоннасы Мәңгелек ут янына юл тотты. Анда, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Автойөрештә катнашкан тыл хезмәтчәннәре,  ветераннар, шулай ук укучылар Мәңгелек утка чәчәкләр куйды.

Автойөрештә катнашучы Юрий Илюхинннан ул йөрткән "ГАЗ -67" машинасы турында сораштык. "ГАЗ-67" машинасы 1943 елдан чыгарыла башлый. Ә бу машина (фотода) 1946 елгы. "Мондый машинада командирлар гына йөргән", ди ул. Әлеге машинаны ул үзе сафка бастырган. Һәм, бик теләп, һәр елны автойөрештә катнашып килә. 

 Шәһәребезнең 6 нчы мәктәп каршында да автойөрештә катнашучылар белән очраштылар. Шәһәребезнең ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган Россия Герое Дамир Исламовны батырлыгын искә алып, аның һәйрәленә чәчәкләр салдылар.

Шулай ук, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны, ватандашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.     

Рамия Гарифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X