Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида «Фронт бригадасы» акциясе кысаларында ветераннарыбызны котладылар (+фотолар)

Лениногорскида Мәдәният сарае хезмәткәрләре катнашында «Фронт бригадасы» акциясе үткәрелде.

Аның барышында шәһәребездә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен, блокаданы кичергәннәрне һәм башкаларны Мәдәният сарае хезмәткәрләре, 2 нче мәктәпнең яшь гвардиячеләре һәрберсенең яшәгән йортында, өенә кереп якынлашып килүче бәйрәм - Бөек Жиңүнең 78 еллыгы белән котлады. Чәчәк бәйләме тапшырып, ихлас сүзләрен житкерде.

Акция барышында ветераннарыбыз өчен «Катюша», «Жиңү көне», «Смуглянка» кебек жырлар жырланды. 

Блокадчы Рудковская Александра Макар кызы сугыш елларын болай дип искә алды: 

«Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 16 яшь иде. Безне, кызларны 1941 елда алып киттеләр. Поезд юлын - рельсларны ремонтлау белән шөгыльләндек. Шунда бер аягымны авырттырдым. Кызлар белән ташландык йортта тора идек. Үзебезнекеләр безне очратты. Солдатларыбызга ашарга пешерүче булдым. Жиңү көнен Прагада каршы алдым. 1945 елның май ае иде. Ашарга пешергәндә «Ура! Жиңдек!» дип кычкырган тавышлар ишеттем. Чыксам, барлык солдатларыбыз куана иде.», ди. 

Мәдәният сарае хезмәткәрләрен тыл хезмәтчәне Просвиркина Вера Григорий кызы да куанып каршы алды. Гармун тавышын ишетү белән: «Эх, бар иде минем дә яшь чаклар! Биергә, жырларга ярата идем!», дип куйды. Хискә бирелеп елап та алды әле. Якын итеп килгән һәм онытмаган өчен рәхмәтләрен житкерде. 

«Фронт бригадасы» акциясе бик күңелле һәм истә калырлык булды. Ел да үткәрелүен дәвам итсен иде. Бөек Ватан сугышы елларын кичергән ветераннарыбыз хөрмәткә һәм игътибарга лаек. 

Рамия Гарифуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев