Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида «Географик диктант» яздылар (+фотолар)

Лениногорскида «Географик диктант» Халыкара мәгърифәтчелек акциясе үткәрелде.

Лениногорскиның 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, укытучылар, мәктәп директорлары, шулай ук, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов «Географик диктант» язды. 
"Географик диктант"ны 2015 елдан бирле Рус география җәмгыяте оештырып килә. Быел аның үткәрелүенә 10 ел. Аның максаты — халык арасында Россия географиясе белән кызыксынуны арттыру һәм географик белемнәрне ныгыту.

Диктант 30 тест сораудан торды. Һәрбер сорауда 4 җавап варианты, шуның дөресен генә сайларга кирәк. Махсус бирелгән бланк кәгазьдә хата ясап төзәтсәң, яисә сорауда ике җавап билгеләсәң, хата булып санала. Шунысы мөһим, тест сорауларны экранда да күреп була һәи аерым кәгазьдә дә бирелгән иде. 

"Географик диктант"та, мәсәлән, сораулар гади генә кебек, ләкин география, тарих фәннәре, космос темасына багышланган сорауларга җавапны уйлап сайларга кирәк. Бер сәгатькә якын диктантта 25кә якын кеше катнашты. Аларның барысына да катнашуларын исбатлап таныклык тапшырылды.

  Тест сорауларының дөрес җавабы 10 декабрь көнне https://dictant.rgo.ru/ сайтында чыгачак. 12 декабрьдән, шушы ук сайтта, махсус бирелгән бланкта булган идентификацион номерны кертеп, яисә QR-код аша да белергә була.

 Быел диктант язуда катнашучылар арасында, юбилей уңаеннан, 25 декабрь көнне бланкның идентификацион номеры белән призлар да уйнатыла. Бүләкнең нинди булуы да билгеле – Россия буенча сәяхәт һәм Рус география җәмгыяте белән бергә экспедиция. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев