Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Һава десанты гаскәрләре көненә митинг узды (+фотолар)

Лениногорскида Һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан аллеяда урнаштырылган генерал Василий Маргелов һәйкәле янында митинг узды.

Десантчылар җыелып, бер-берсен сәламләделәр. Василий Маргелов һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Шунысын да әйтергә кирәк, бу һәйкәлне ясар һәм куяр өчен десантчылар үз көчләре белән акча җыйган булган.

Митинг тәмамлангач, кайбер десантчылар белән аралашып алдык. Десантчы Иван Юминов хезмәт иткән вакытларын болай дип искә алды: 

«1998 елда Россия Кораллы Көчләр сафына алындым. Һава десанты дивизиясенең 7 нче гвардиясендә 2001 елга кадәр хезмәт иттем. Бүген безнең бәйрәм көне, без бик шат. Барлык десантчыларны да чын күңелдән бәйрәмебез белән котлыйм. Барысына уңышлар, саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш телим. Хәзерге вакытта хезмәт итүчеләр исән-сау өйләренә кайтсыннар», диде. 

Иван Юминов үзе белән бергә хезмәт иткән егетләрне искә алды, бергә ничек хезмәт иткәннәрен, нинди сынаулар үткәнен, алар белән хәзерге көнгә кадәр элемтәдә торуын сөйләде. Лениногорскидан аның дивизиясендә 25 кә якын кеше хезмәт иткән булган, диде ул. 

Десантчылар арасында митингка Радик Вафин да килгән иде. Аның бүген туган көне, 48 яшь тулган икән. Үзенең Һава десантында хезмәт иткән чакларын искә алды:

«1993 — 1995 елларда машина йөртүче булып хезмәт иттем. Хезмәт итүе җиңел булмады, әмма якты хатирәләр белән истә калды. Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүем белән горурланам. Минем нәсел дәвамчым олы улым да хезмәт итте, хәзерге вакытта да хезмәттә. Хезмәттәшләрем белән хәзерге көндә дә элемтәдә торам. Барлык десантчыларны да бәйрәм белән котлыйм», диде ул.

Һава десантында хезмәт иткәч, күп тапкырлар парашюттан да сикерергә туры килгән Радик Вафинга. Беренче сикерүен аңламыйча калган, икенче һәм өченче сикерүендә инде куркуга бирешмәскә, парашютны вакытында ачып җиргә төшәргә кирәклеген аңлаган. Хәзер ел саен сикерә икән. «Парашюттан сикерү традициягә әверелде», ди ул. 

 

Бәйрәм хөрмәтенә десантчылар Мәңгелек ут янында да булдылар, һәлак булган сугышчыларны искә алдылар. Шуннан соң, шәһәр урамнары буйлап автойөрешкә кузгалдылар. 

Рамия Гарифуллина мәгълүматы һәм фотолары.


Белешмә: Василий Филиппович, аны десантчылар «Дядя Вася» дип атарга яраткан — совет хәрби башлыгы, 1954-1959 һәм 1961-1979 елларда Һава десанты гаскәрләре белән идарә иткән, армия генералы, Советлар Союзы Герое, Советлар Союзы Дәүләт премиясе лауреаты, Хәрби фәннәр кандидаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев