Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Җиңү көненә багышланган патриотик җырлар бәйгесе үтте (+ фотолар)

Лениногорск Мәгариф идарәсенең тантаналар залында Җиңү көненә багышланган патриотик җырлар бәйгесе үтте.

Анда мәктәп укучылары, олы яшьтәге апалар, ансамбльләр, бию төркемнәре һәм башкалар катнашты. Берсе сугыш темасына багышланган шигырь сөйләсә, икенчесе җырлады.

Һәрбер чыгыш күңелгә үтеп керерлек итеп башкарылды. Бәйге барышында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә 1 минутлык тынлык та оештырылды.

Катнашучыларның һәрберсенә ак бейсболка, тәм-томнар һәм дипломнар тапшырылды. 

 

Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскида Җиңү көненә багышланган патриотик җырлар бәйгесе үтте