8 майда барлык авыл җирлекләрендә, 9 майда шәһәрдә Җиңү бәйрәме билгеләп үтелде. Безнең районнан фронтка 11 мең 600 дән артык кеше китеп, яртысыннан артыгы яу кырында ятып калган. Шактый гына якташларыбыз концлагерь, госпитальләрдә үлгән. Мәңгелек ут янына митингка җыелган ветераннар, халык Җиңү өчен башларын салган сугышчыларны искә алды. Район башлыгы...
8 майда барлык авыл җирлекләрендә, 9 майда шәһәрдә Җиңү бәйрәме билгеләп үтелде.
Безнең районнан фронтка 11 мең 600 дән артык кеше китеп, яртысыннан артыгы яу кырында ятып калган. Шактый гына якташларыбыз концлагерь, госпитальләрдә үлгән. Мәңгелек ут янына митингка җыелган ветераннар, халык Җиңү өчен башларын салган сугышчыларны искә алды.

Бүген арабызда 2 мең 700 дән артык сугыш ветераны яши. Шуның 189 ы - сугыш ветераны, 2 мең 300 дән артыгы - тыл хезмәтчәне, 135 е - тол хатын.
Нет комментариев