Лениногорскида мәктәп укучылары арасында «Адмирал» хәрби-патриотик уен үтте
Лениногорскиның ДОСААФында «Адмирал» хәрби-патриотик уен үтте.
Анда мәктәп укучылары катнашты. Алар "Снайпер", "АК-103" автоматын сүтеп жыю", "Хәрби имтихан", "Хәрби граммофон", "Киртәләр полосасын үтеп граната ыргыту", "Ашыгыч ярдәм кейсы" һәм башка биремнәрне үтте.
Соңыннан, урамда пешерелгән боткадан да авыз итте.
Исегезгә төшерәбез, "Адмирал" хәрби-патриотик уен күптән түгел уку йортлары студентлары арасында үткән иде.
Бүген ул мәктәп укучылары арасында үтте.
Тиздән, ягъни 22 февраль көнне гранд-финал булачак. Безнең белән булыгыз, ВКонтакте социаль челтәрендәге "Заман сулышы" шәхси битендә туры эфир да булачак!
Рамия Гарифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев