Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида «Масленица» бәйрәме үтте (+фотолар)

Лениногорскиның «Юбилейный» паркында «Масленица» бәйрәме үтте.

Һава торышы карлы һәм буранлы булуына да карамастан, халык күп жыелган иде бәйрәмгә. 

Шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәнов барысын да бәйрәм белән котлады. 

Май чабу жыр-моң, бию, уеннар белән үрелеп барды. Шәһәребезнең үзешчән артистлары, "Шура-хуран", "Эрзянка" ансамбльләре чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. 

Сәхнәдә жыр яңгыраган арада халыкны кыймак белән сыйладылар. 

Шулай ук, шашлыктан авыз итәргә дә була иде бәйрәмдә. 

Балалар өчен мәйданчыклар да әзерләгәннәр. 

Алар белән төрле уеннар да оештырылды. Шәһәребезнең "Логос" балаларга психологик ярдәм күрсәтү  үзәге кызыклы уеннар уйнатты. 

Бәйрәмнең иң кызыклы һәм мавыктыргыч мизгеле - Карачкы яндыру булгандыр, мөгаен. Барысы да аңа ут төрткәнне түземсезлек белән көтте. 

Бәйрәм күңелле һәм истә калырлык булды, дисәм ялгыш булмас. 

Рамия Гарифуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев