Лениногорскида Россия дәүләт флагы көне узды (+фотолар)
Лениногорскиның «Балерина» фонтаны янында Россия Федерациясе дәүләт флагы көне уңаеннан чара үткәрелде.
«Балерина» фонтаны яны халык белән шыгрым тулы иде бу көнне. Яшьләр үзәгеннән килгән егет-кызлар һәрбарчасына Россия дәүләт флагы төшерелгән тасмалар белән дәүләт флагының төсләре нәрсәне аңлату турында язылган кечкенә генә кәгазьләр дә таратты.
Лениногорскилыларны башкарма комитет җитәкчесе Риваль Ситдиков котлап: «Россия тарихында мөһим вакыйгаларның берсе — дәүләт флагын кабул итү көне белән сезне. Илебездә күпмилләтле халык яшәсә дә, дәүләтебез бер. Флаг илебез өчен дә, безнең өчен дә горурлык»,-диде ул.
Бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды. Шәһәребезнең үзешчән артистлары халыкка үзләренең матур җырларын бүләк итте. Яшь балалар төркеме Россия турында җыр башкарганда велопробег та оештырылды. Велопробегта теләгән һәркем катнаша алды. Алар фонтанны өч тапкыр әйләнеп шәһәрнең Ленин мәйданына юл тотты.
Олы яшьтәге абый-апалар, әби-бабайлар сәхнә түрендә барган бәйрәм концертын караса, фонтанның икенче ягында балалар, яшүсмерләр дәүләт флагы тасмасы белән брошь ясау буенча мастер-класста да катнашты.
Бәйрәмгә килгән халыктан дәүләт флагы турында нәрсә белүләре турында да сораштык.
Балаларның күбесе мондый төсле дәүләт флагы булганга куана, аның тарихы белән кызыксына, белә. Мәсәлән, 7нче мәктәпнең 5"Б" сыйныфында укучы Ислам Вәлиуллин: «Флаг ак, зәңгәр, кызыл төсләрдән тора. Аның ак төсе — татулыкны, зәңгәр төсе — ышанычны, кызыл төсе — көчле булуны аңлата дип беләм. Россия дәүләт флагы көнен бөтен илебездә бәйрәм итәләр. Мин бүген иптәшләрем белән бәйрәмгә кушылдым, без бергә җырлар башкарабыз»,-диде ул.
Россия дәүләт флагы көненә багышланган чара дәүләт флагын алып чыгу, аны тотып, «Балерина» фонтанын әйләнеп чыгу белән тәмамланды.
Рамия Гарифуллина, автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев