Лениногорск мәдәният сараенда “Татар кызы- 2022” конкурсы узды. Бәйгедә районыбызның иң талантлы, иң булган, иң акыллы, иң чибәр 7 кыз катнашты.
Катнашучылар 8-11 классларда укучылар һәм һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар иде. Хәйретдинова Айсылу, Иске Иштирәк мәктәбеннән, Зиатдинова Милена – Юлтимер мәдәният йорты, Мөхәмәтшина Сөембикә – музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы, Каюмова Алинә – нефть техникумы, Кәримова Эльвина – политехник колледж, Хәйретдинова Янсылу – Түбән Чыршылы мәктәбе, Гадельшина Эльвина – 6нчы мәктәп.
Бәйге берничә өлештән торды . Башта кызлар үзләре белән таныштырдылар.
Икенче өлештә аш-суга уңганлыкларын күрсәттеләр. Алар бәйгегә татар халык ризыгы пешереп алып килгәннәр һәм ризыкның рецептын сөйләп бирделәр. Ризыклар арасында чәк-чәк, бәлеш, гөбәдия,кош теле бар иде.
Иҗади өлештә кызларыбыз матур итеп җырлады, татар халык биюләрен башкарды, нәфис сүз ягыннан да оста икәнлекләрен күрсәттеләр. Чыннан да, алар бар яктан уңган-булган. Әлбәттә, жюри һәрбер чыгышны бәяләп барды. Һәм һәрбер кызгны төрле номинацияләрдә билгеләде. Ә “Татар кызы – 2022” конкурсы җиңүчесе итеп Түбән Чыршылы мәктәбеннән Янсылу Хәйретдинова танылды. Әйтергә кирәк, ул катнашучы кызлар арасында иң яше иде.
Молодцы кызлар!
Тулырак "Заман сулышы" газетында булачак.
Розалия Мостафина фотолары
Нет комментариев