Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскидан мобилизацияләнүчеләрнең чираттагы төркемен озаттылар (+фоторепортаж)

Бүген иртүк Лениногорскиның 4нче мәктәп территориясеннән мобилизацияләнүче ир-егетләр Казанга җыелу пунктына киттеләр, анда хәрби әзерлек узачаклар.

Китүче ир-егетләрне озатырга якыннары, туганнары килгән иде. Шулай ук озатучылар арасында  администрация вәкилләре, дин әһелләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре бар. 

Василий 2002 елларда мотоукчы гаскәрләрендә бүлек командиры булып хезмәт иткән. “Хезмәт иткәндә безне бик яхшы өйрәттеләр, ул чакта алган белемнәр хәзер дә исемдә тора, төрле корал белән эш иттек. Шулай булгач, хәрби әзерлек үтүләре дә бик авыр булмас дип ышанам”, - ди. Ул оптимистик рух белән китүен әйтте. “Без җиңәчәкбез. Барыбызга да өйләребезгә исән сау кайтырга булсын”, - ди. Василийның сумкалары зур, экипировка тулысынча. Ул эшли торган оешма бу яктан нык ярдәм иткән. “Рюкзак, йокы капчыгы, котелок, телефон, кашык, чәнечкегә кадәр барысы белән дә оешма тәэмин итте”, - ди. 

24 яшьлек Раил – районыбыз авылыннан. 2017 елларда Воронеж өлкәсендә артеллерия гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан. “Армиядән кайтканга күп тә узмады кебек әле. Менә яңадан чакырдылар. Чакырасыларын сиздем, категориям туры килә. Туган илне якларга, сакларга дигәндә, без һәрвакыт әзер. Озатырга якыннарым, авылдан дуслар, эштән коллегалар да килде”, - ди ул.  

Мобилизацияләнүче ир-егетләр теркәлү узганнан соң построение булды. Аларга изге теләкләрен район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, мөселман һәм православие оешмасы җитәкчеләре Булат хәзрәт, протоиерей Иоанн, запастагы подполковник Владимир Золотухин җиткерде. Алар үз чыгышларында ир-егетләргә кыюлык, батырлык, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Мәктәп территориясендә торучы бер автобус ир-егетләрне көтеп тора иде. Автобуска утырып, Казанга юл тоттылар. 

Исән-сау хезмәт итеп, туган якларыбызга кайтыгыз, якташлар!

 

Розалия Мостафина тексты

Рамия Гарифуллина һәм Ильмира Гареева фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев