Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскига эш визиты белән Татарстан Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин килде

Лениногорскида Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин булып китте.


Министр эш визитын шәһәрнең 2нче мәктәбеннән башлады. Ул анда 9-11 класслар өчен ачык дәрес үткәрде. Чара лекция форматында сорау-җаваплар белән барды.

“Цифрлы дәрес үткәрү республика мәктәпләрендә һәр айда узарга тиешле дәрес булсын иде. 1 сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр айга бер мәртәбә укучылар цифрлы һөнәрләр, кибербуллинг турында актуаль темалар сөйләшерләр”, - ди министр.

"Саннар дәресендә"  Айрат Хәйруллин мәктәп укучыларына ясалма интеллект, it-өлкәдә яңа мөмкинлекләр, шулай ук маркетплейслар аша бизнес нигезләре турында сөйләде.

Укучылар актив булды: министрга үз сорауларын бирделәр, аннары кызыклы лекция өчен рәхмәт белдерделәр, it-өлкәдә яңа белем алган укучылар булуына шатланып, рәхмәтләрен дә әйтергә онытмадылар.

Аннары Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләсе буенча Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә катнашты.

Лениногорскида  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләсе буенча Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова чыгыш ясады.

Лениногорск районында 104 хезмәт күрсәтелә: 71 - муниципаль һәм 33 – дәүләт хезмәте. 25 мартка булган мәгълүматка караганда,  Башкарма комитетлар тарафыннан күрсәтелә торган социаль әһәмиятле хезмәтләрнең 73 төре электрон рәвешкә күчерелгән, аларның 64е безнең районда күрсәтелә.

2021 елда КФҮ (күпфункцияле үзәк) Лениногорск филиалы 100 меңнән артык хезмәт күрсәткән. КФҮ офислары да 2022 ел ахырына тулысынча цифрлы булачак. КФҮнең дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлеге тулысынча электрон рәвештә алып барылачак.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2068712.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министр цифра Айрат Хәйруллин Лениногорскида