Бу бәхеткә бүген 75 лениногорскилы иреште.
Достоевский урамында урнашкан яңа йортның фатир ачкычларын тантаналы төстә шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм ОАО "ЛЕСТ" җитәкчесе Фердинант Хәлитов тапшырдылар.
- Яңа ел алдыннан ачкычларны хуҗаларына тапшыру икеләтә шатлык. Саулык, бәхет һәм шатлык белән яшәргә язсын, - дип теләде мэр. - Яңа микрорайон киләчәктә...
Бу бәхеткә бүген 75 лениногорскилы иреште.
Достоевский урамында урнашкан яңа йортның фатир ачкычларын тантаналы төстә шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм ОАО "ЛЕСТ" җитәкчесе Фердинант Хәлитов тапшырдылар.
- Яңа ел алдыннан ачкычларны хуҗаларына тапшыру икеләтә шатлык. Саулык, бәхет һәм шатлык белән яшәргә язсын, - дип теләде мэр. - Яңа микрорайон киләчәктә гөрләп торсын, бу йорт соңгысы булмас.
Тантанадан соң хуҗалар яңа фатирларына ашыкты, шундый бәхеткә ирешүләренә сөенеп туя, ышанып та бетә алмадылар, ахыры.
Зилә Мөдәррисова фотолары
Нет комментариев