Лениногорскилылар һәм шәһәр кунаклары өчен Сабантуй программасы
12 июньдә буласы Сабантуй программасын тагын бер кат исегезгә төшереп үтәбез.
БӘЙРӘМ ПРОГРАММАСЫ
10:00 - «Кунакчыл Сабан туе берләштерә» - Россия халыклары мәдәни мирасы елына һәм Россия көненә багышланган театральләштерелгән күренеш
10:30 - Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм бәйрәм кунаклары котлавы
10:40 - Лениногорск районы авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү
11:00 – Казаннан килгән “Риваять” этно-төркем концерты
11.30 – Лениногорск районы иҗат коллективлары, шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышы
11.30 – Халык уеннары
11:30 - Понида балалар өчен “Аударыш” күрсәтмә чыгышлар
11.40 – Атлар чабышы, милли көрәш
12.00 – Татар токымлы атлар катнашында «Аударыш» ярышы
11:00 – Балалар өчен Сабантуй
- Театральләштерелгән күренеш
- Бәйрәм концерты
- Уеннар, күңелле ярышлар
Милли авыллар. Концерт мәйданчыклары. Бәйрәм сәүдәсе. Уен мәйданчыклары.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев