Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилылар Тукай янына килде (+фотолар)

Шәһәребезнең Тукай һәйкәленә янына шигърият сөючеләр, бөек шагыйрь иҗатын зурлаучылар җыелды. Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны билгеләп үттеләр.

 

Һәйкәл янына балалар бакчаларыннан нәниләр, мәктәпләрдән укучылар, “Чишмә” берләшмәсе шагыйрьләре, язучылар килде. Тукай бәйрәме, Шигърият бәйрәме белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.

“Айсылу” балалар театры коллективы, Яшьләр театры артистлары Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. “Айсылу” балалар театры Былтыр, Шүрәле геройларын заманчалаштырып та тәкъдим итте.

Бу көнне Тукайга багышланган шигъри бәйге җиңүчеләрен котладылар. Конкурска 76 заявка килгән булган. Төрле номинацияләрдә беренче урын алучыларга Дипломнар тапшырылды.

Микрофон каршында укучылар, балалар бакчалары нәниләре Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. “Чишмә” берләшмәсе вәкилләре дә күңелләрендә булган хисләрен түктеләр.

Соңыннан бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай бәйрәме