Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның Геройлар аллеясында Хәтер һәм кайгы көне үткәрелде (+фото һәм видео)

Лениногорскиның Геройлар аллеясында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг үткәрелде.

Митингта мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче балалар, хәрби берләшмә вәкилләре, хәрби-патриотик клуб әгъзалары, мәдәният һәм мәгариф идарәсе вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре катнашты. 

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов барысын да Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан тәбрикләде, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны искә алды. Лениногорскиның 12 Советлар Союзы Герое белән горурланып, аларны онытмаска чакырды. 

Хәзерге вакытта Украина якларында барган махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде. 
Митингка лениногорскилы Владимир Иванович Трофимов килгән. Ул Россия Герое Дамир Исламов һәм Советлар Союзы Герое Василий Иванович Яницкийга чәчәкләр куйды. «Мәңгелек утка чәчәкләр куйыйм дип килгән идем, һәйкәлне төзәтәләр икән», — ди ул.

Владимир Трофимов Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе турында сөйләде: 
«Минем әти Дан ордены, Батырлык өчен медале иясе, сугышта катнашып, ике тапкыр яраланган. Сугышка кадәр Мордва-Кармалка авылында укытучы булып эшләгән. Кызыл Армия сафларына ир-егетләребезне әзерләгән. 1942 елда үзе дә фронтка киткән. Аннары без туганбыз — дүрт малай һәм бер кыз», — ди ул. 
Владимир Трофимов 1971 елда Балашов югары хәрби авиация очучылар училищесын тәмамлаган. Армиядә хезмәт иткән. Лениногорскиның Гадәттән тыш хәлләр идарәсендә оператив дежур, УБРның иминлек хезмәте начальнигы булып 11 ел эшләгән.

Советлар Союзы Герое Василий Яницкий белән бергә Балашов югары хәрби авиация очучылар училищесында булганнар: Василий Яницкий полк штабы начальнигы, ә Владимир Трофимов училищеда укыган. «Минем Иске Куак мәктәбен тәмамлаганны белгәч, үзенә кунакка да чакырды әле. Озак кына сөйләшеп утырдык. Ул миңа үзенең батырлыгы турында сөйләде. Бер кулы белән самолет штурвалын тотып, самолетны җиргә утырткан», — дип әйтте Владимир Трофимов. 

«Беркут» хәрби-патриотик клубына йөрүче Эльмир Хәсәншин, аңа 11 яшь, каравылда торырга килгән. 
«Хәтер һәм кайгы көне минем өчен мөһим көннәрнең берсе. Чөнки бу көнне үземнең бабамны искә алам. Ул тыл хезмәтчәне булган. Мин аның белән горурланам», — диде ул. 

Хәтер һәм кайгы көнендә, шулай ук, Бәек Ватан сугышы геройларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Геройлар аллеясында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. 

Мәгълүмат һәм фото Рамия Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день памяти и скорби хәтер һәм кайгы көне 2023 ел Лениногорскида Хәтер һәм кайгы көне узды Геройлар аллеясында Хәтер һәм кайгы көне үткәрелде (+фотолар)