Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның «Яшьлек» стадионында яшь гаиләләр һәм балалар ярышты (+фотолар)

Лениногорскиның «Яшьлек» стадионы артында урнашкан мәйданчыкта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрыдык көне уңаеннан, «Әти, әни һәм мин» исеме белән городки уены буенча спорт ярышлары узды.

Һәр гаилә дә городки уены белән таныш булган. Городкины уен дип тә, спорт төре дип тә йөртәләр. Узенчәлеге шунда, бәләкәй генә агач бүрәнә кисәген төрлечә төзеп куеп, махсус таяк белән бәрергә кирәк. 

Мәсәлән, бүрәнә кисәген "Вилка", "Рак","Пушкар", "Йолдыз", "Часовой" төрләренә төзеп куярга була. 

Барлыгы өч гаилә катнашты. Барысы да, көннең бик кызу булуына да карамастан, бик актив булды. 

Сәламәт яшәү рәвеше яклы һәм шәһәрдә үткәрелүче спорт ярышларында бик теләп катнашучы Мөхәммәтшиннар гаиләсе дә бар иде.

Артур белән Регина ике ул үстерәләр. Балаларга спортка мәхәббәт тәрбиялиләр, кичләрен бергә спорт мәйданчыгына чыгалар. Бер дус команда булып чыгыш ясап, алар городки уены буенча икенче урынга лаек булдылар.

"Без актив ял итәргә яратабыз. Икенче ел инде бу спорт төре буенча ярышларда катнашабыз. Безнең көндәшләр яшь гаиләләр булды. Бәйрәмне гаилә белән спорт мәйданчыгында үткәрү бик ошады, оештыручыларга рәхмәт. Әгәр дә мондый ярышлар кабат оештырылса, без кабат киләчәкбез,  диде Артур Мөхәммәтшин.

Рамия Гарифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев