Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә язучы Шамил Бикчуринны искә алдылар (+фотолар)

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге китапханәсендә язучы Шамил Бикчуринның тууына 95 ел тулуга багышланган әдәби кичә үтте.

Анда шәһәребезнең язучылары, шагыйрьләре, һәм, гомумән әдәбият сөючеләр җыелган иде.

Әдәби кичә язучы Шамил Биучуринның Лениногорск радиосы архивында магнитофон тасмасына яздырылган тавышын тыңлаудан башланып китте. Аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләп үтте алып баручыларның берсе -  Ләйсән Рахманова – Шәмсуарова.

Аның яшь язучыларга ярдәме, әдәби осталыкка өйрәнү алымнарына төшендерү өчен “Чишмә” әдәби-сәнгать берләшмәсен оештыруын да әйтеп үтте алар. Соңрак, берләшмәгә Ш.Бикчурин исеме дә бирелә. Берләшмә эшләү дәверендә беренче китапларын бастырган, тора-бара татар әдәбиятының үрләрен яулаган олуг язучылар булып киткән Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Рамазан Байтимеров, Гәрәй Рәхим, Җәүдәт Дәрзаман һәм башкалар “Чишмә”нең горурлыгы булдылар, дип әйтелде кичәдә.

Шуннан соң, сүз бүгенге көндә “Чишмә” иҗат берләшмәсен җитәкләгән шагыйрь Таһир абый Шәмсуаровка бирелде. Ул үзенең ничек “Чишмә”гә килеп керүен, аның язган шигырьләрен ничек кабул итүләрен бәйнә-бәйнә сөйләде.

Шулай ук, кичәдә шагыйрә, композитор, музыкант, җырчы, “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзасы, Ш,Бикчурин исемедәге премия лауреаты Гөләндәм Кәбирова, Лениногорск Мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Тәслимә Халикова, 4 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Хәлимова, шагыйрә Мәһәрша апа Вәлиуллова, 11 нче гимназиянең “Айсылу” балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова һәм башкалар чыгыш ясады.

  Шамил Бикчурин белән озак еллар “Чишмә” берләшмәсендә актив катнашкан, Лениногорск турында үлемсез җырлар иҗат иткән талантлы композитор, бүген дә актив булган сәләтле музыкант Фәйзи Хөснуллин да килгән иде кичәгә.

Гомумән, барысы да Шамил Бикчуринны талантлы язучы, бөек остаз һәм аның иҗаты мәңгелек сакланачагын, аның татар халкының горурлыгы булуын әйтеп үттеләр.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев