Лениногорскиның Үзәк мәйданында 1 май эстафетасы үтте (+фотолар)
Лениногорскиның Үзәк мәйданында мәктәп укучылары, уку йортлары студентлары, оешма-предприятие хезмәткәрләре катнашында1 май эстафетасы узды.
Үзәк мәйданга жыелган барчасын да шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде һәм унышлар теләде.
Иң беренче булып мәктәп укучылары йөгерде.
Нәтижәдә, 6-7 сыйныфлар арасында 2 нче мәктәп - беренче, 12 нче мәктәп - икенче, 10 нчы мәктәп - өченче урынны яуласа,
8-9 сыйныфлар арасында 12 нче мәктәп - беренче, 6 нчы мәктәп - икенче, 10 нчы мәктәп - өченче урынны алды.
10-11 нче сыйныфлар арасында 2 нче мәктәп - беренче, 6 нчы мәктәп - икенче, 5 нче мәктәп - өченче булып килде.
Уку йортлары арасында 1 һәм 3 нче урыннар - Лениногорск нефть техникумы, 2 нче урын - политехник колледжга бирелде.
Оешма-предприятиеләр арасында 1 урынны - Мәгариф идарәсе, 2 урынны - НГДУ "Лениногорскнефть", 3 урынны - "Ремсервис" жәмгыяте алды.
Рамия Гарифуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев