Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Онлайн режимда

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында онлайн режимда узган киңәшмәдә төп сүз - торак-коммуналь хезмәтләргә багышланган иде. Ул министр урынбасары А.Фролов рәислегендә үтте. Киңәшмә җитәкчесе әйтеп узганча, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр республика җитәкчелеге контролендә тора. Халыктан килгән барлык дәгъваларны эш урыннарында хәл итү мөһимлеген ассызыклады ул. Сорауларның күпчелек өлеше гомуми...

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында онлайн режимда узган киңәшмәдә төп сүз - торак-коммуналь хезмәтләргә багышланган иде. Ул министр урынбасары А.Фролов рәислегендә үтте.

Киңәшмә җитәкчесе әйтеп узганча, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр республика җитәкчелеге контролендә тора. Халыктан килгән барлык дәгъваларны эш урыннарында хәл итү мөһимлеген ассызыклады ул. Сорауларның күпчелек өлеше гомуми исәп-хисап приборларын кертү белән бәйле. ОДН өчен түләүдә дә халыктан канәгатьсезлек ишетергә туры килә, диде ул.
Муниципаль район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, министр урынбасары халык өчен әзерләнүче түләү кәгазьләрен контрольдә тотарга, андагы саннарны "йөгәнләргә" кушты. Халык арасында аңлату эшләрен дә активрак алып барырга диде.
Министрлыкта республиканың шәһәр һәм районнарында исәп-хисапны контрольдә тоту буенча штаб төзелгән.
Киңәшмәгә йомгакны башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин ясады.
-Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә сораулар күп. Халык белән аңлату эшләре үткәрергә, барлык сорауларны вакытында хәл итәргә кирәк,- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тарифлар