Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Рәгать Хөсәенов: “Инвесторлар өчен яшь кадрлар әзерләү иң мөһиме”

Үткән атнада шәһәрдә ТР Инвестицион үсеш агентлыгының күчмә утырышы узды. Аның эшендә агентлык вәкилләре һәм аның җитәкчесе Линар Якупов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР дәүләт җитәкчелеге органнары вәкилләре, республика муниципаль районнарының башкарма комитет җитәкчеләре һәм башка бик күпләр катнашты. Иң беренче итеп, делегация вәкилләре "Идея-Юго-Восток" технопарк предприятиеләре һәм "Татнефть" җәмгыятенең...

Үткән атнада шәһәрдә ТР Инвестицион үсеш агентлыгының күчмә утырышы узды. Аның эшендә агентлык вәкилләре һәм аның җитәкчесе Линар Якупов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР дәүләт җитәкчелеге органнары вәкилләре, республика муниципаль районнарының башкарма комитет җитәкчеләре һәм башка бик күпләр катнашты.


Иң беренче итеп, делегация вәкилләре "Идея-Юго-Восток" технопарк предприятиеләре һәм "Татнефть" җәмгыятенең Лениногорскидагы производство базаларында булдылар. Утырышның төп өлеше Мәдәният сараенда үтте.
Үз чыгышында Линар Якупов Инвестицион үсеш агентлыгының эшчәнлеге республикага инвесторлар һәм инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлтелгән булырга тиеш, дип белдерде.
- Республикадагы предприятиеләрнең күпчелегендә шәхси милек хуҗалары тарафыннан кулланылмаган яисә өлешчә кулланыла торган күчемсез милек һәм җир участоклары байтак. Бүгенге күчмә утырышның нәкъ менә Лениногорскида узуы очраклы түгел. Шәһәр территориясендә "Татнефть" җәмгыятенең гомуми күләме 40 мең квадрат метр тәшкил иткән 7 производство базасы урнашкан. Инвесторлар ярдәмендә алар инвестицион проектлар реализацияләү өчен уңайлы булачак, - дип билгеләп ул.
Рәгать Хөсәенов докладында яшь белгечләр әзерләүнең мөһимлегенә басым ясады. "Бу эштә уку йортлары зур роль уйнаячак. Квалификацияле эшче кадрлар булу - инвесторлар өчен иң мөһиме", диде ул.
Киңәшмәне "Татнефть-актив" җәмгыяте директоры Ленар Шаммасов дәвам итте. Ул "Муниципаль районнарда "Татнефть-актив" технопаркы һәм промышленность мәйданчыклары үсеше" темасына чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, "Татнефть-актив" җәмгыяте арендага тәкъдим иткән урынның гомуми мәйданы 200 мең квадрат метр тәшкил итә. Моннан тыш, ул әлеге мәйданның потенциалы, инфраструктурасы һәм агентлык эшчәнлеге нигезендә, технопаркның үсеш перспективалары турында сөйләде.
Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин районыбызга инвестицияләр җәлеп итү алымнары турында чыгыш ясады. Яр Чаллы шәһәренең "Трансторгсервис" җәмгыяте директоры Сергей Кулиш, "Идея-Юго-Восток" Инновация-производство технопаркы җәмгыятенең үсеш бүлеге начальнигы Антон Астюков та докладларында технопарклардагы промышленность мәйданчыкларының үсешенә тукталды, проблемаларын әйтте, үз тәкъдимнәрен кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвестор

2
X