Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Рөстәм Миңнеханов якын арада 2013 елга капиталь ремонт программасын кабул итәргә чакырды

Татарстанда агымдагы ел программасы буенча планлаштырылган 849 йортның 828 ендә капремонт төгәлләнгән (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якын арада 2013 елга капиталь ремонт программасын кабул итәргә чакырды. "Киләсе ел программасын раслау өчен бернинди проблема юк. Иң мөһиме күләме быелгыдан аз булырга тиеш түгел. Төп программаны...

Татарстанда агымдагы ел программасы буенча планлаштырылган 849 йортның 828 ендә капремонт төгәлләнгән

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якын арада 2013 елга капиталь ремонт программасын кабул итәргә чакырды.
"Киләсе ел программасын раслау өчен бернинди проблема юк. Иң мөһиме күләме быелгыдан аз булырга тиеш түгел. Төп программаны кабул итү зарур. Өстәмә акча булса, аны киңәйтәчәкбез, - дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы торак төзелеше мәсьәләләре буенча узган традицион республика киңәшмәсендә. - Бу мәктәпләрне, ФАПн капиталь ремонтлау, "Чиста су", ике контурлы котеллар кую программаларына да кагыла". Рөстәм Миңнеханов сулдан кергән схемалар булмасын һәм подрядчылар билгеләү өчен конкурс үткәрү бурычын куйды. "Нигездә, без объектларны беләбез. Аларга документлар әзерләргә һәм әзерлек эшләре алып барырга кирәк", - диде ТР Президенты.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин агымдагы ел программасы үтәлеше барышы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Татарстанда агымдагы ел программасы буенча планлаштырылган 849 йортның 828 ендә капремонт төгәлләнгән. Дәүләт торак инспекциясендә 36 районда 439 йортны кабул итү акты имзаланган.
Министр белдергәнчә, 14 сентябрь мәгълүматларына караганда, 4 млрд. 263,03 млн. сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган, бу 97,85 процент дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт