Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Сабан туен бәйрәм иттек

Шимбә көнне лениногорскилылар каенлыкта Сабантуй бәйрәмен шаулатып-гөрләтеп үткәрделәр. Быелгы Сабан туена Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле килүе - ямь өстенә ямь булды. Шулай ук килгән кунаклар да шактый. Алар арасында - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Россия федераль салым хезмәте идарәсенең Татарстан...

Шимбә көнне лениногорскилылар каенлыкта Сабантуй бәйрәмен шаулатып-гөрләтеп үткәрделәр.


Быелгы Сабан туена Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле килүе - ямь өстенә ямь булды. Шулай ук килгән кунаклар да шактый. Алар арасында - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Россия федераль салым хезмәте идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе Марат Сафиуллин, Саратов һәм Нижневартовскидан вәкилләр бар иде.
Халык төрле уеннарда катнашты, бала-чага рәхәтләнеп ял итте. Ат чабышлары һәм милли көрәшне дә яратып карады. Абсолют батыр булып Айвар Билалов калды. Аңа телевизор һәм кер юу машинасы һәм тәкә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй 2014