Украинада хәрби операциядә алган яралардан вафат булган якташыбыз Константин Звонаревны җирләделәр (+ фотолар)
Өлкән сержант, сапер, 38 яшьлек Константин Андреевич Звонарев 14 июльдә Украина территориясендәге махсус хәрби операциядән алган яралардан Санкт-Петербург Хәрби медицина академиясендә вафат була.
Константин Звонарев районыбызның Мордва-Кармалка авылында 1984 елның 14 июлендә туа, 2002 елга кадәр авылда мәктәптә укый. Аны тәмамлагач, Лениногорск нефть техникумына укырга керә. 2006 елда тәмамлый.
2007 елның 21 июнендә хәрби хезмәткә чакырыла һәм 83320 хәрби частендә хезмәт итә, бер елдан - 2008 елның 21 декабрендә запаска җибәрелә.
2013 елда контракт килешүе нигезендә Краснодар крае Молькин хуторына хәрби хезмәткә китә.
Константин Украина территориясендәге махсус хәрби операциядән алган яралардан Санкт-Петербург Хәрби медицина академиясендә 14 июльдә вафат була.
Аның хатыны һәм 1 яшь ярымлык кызы – Мария калды. Алар бергә бары 4 ел гына яшәп калганнар.
Константинның әнисе – Вера Мальковская (1950 елгы) Мордва Кармалка авылында яши. Әтисе 2003 елда вафат булган.
Звонаревлар гаиләдә биш бала үсәләр: 1971 елгы абыйсы Звонарев Александр, 1973 елгы апасы Чатурова Валентина, 1974 елгы апасы Звонарева Ирина, 1982 елгы абыйсы - Звонарев Тимофей бар.
Батырлыгы өчен Константин Звонарев вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Аны бүген Мордва Кармалкада җирләделәр. Хушлашу мәрасиме Архангел Михаил чиркәвендә үтте. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Казаннан хәрбиләр, курсантлар һәм авыл халкы катнашты.
Рамия Гарифуллина фотолары
#БезненГеройлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев