Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

ЮХИДИ хезмәткәрләре көне уңаеннан балалар кунакта булды

Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә шәһәребезнең ЮХИДИ хезмәткәрләре котлау сүзләрен иң кечкенә юл хәрәкәте катнашучыларыннан да кабул итте. Бу көнне инспекторлар янына шәһәрнең 26 һәм 30 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Буш кул белән килмәгәннәр, бәйрәм концерты, төсле шарлар, шулай ук үз куллары белән белән ясаган сувенирлары да бар иде. Үз чиратында,...

Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә шәһәребезнең ЮХИДИ хезмәткәрләре котлау сүзләрен иң кечкенә юл хәрәкәте катнашучыларыннан да кабул итте.
Бу көнне инспекторлар янына шәһәрнең 26 һәм 30 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Буш кул белән килмәгәннәр, бәйрәм концерты, төсле шарлар, шулай ук үз куллары белән белән ясаган сувенирлары да бар иде.
Үз чиратында, тәртип сагындагылар балаларга юл кануннары, автосөючеләр һәм җәяүлеләрнең бурыч-хокуклары турында сөйләде. Искәрмәләр язылган буклетлар белән бергә балаларга календарьлар, төсле каләмнәр өләште.
Ахырдан Лениногорск эчке эшләр бүлеге музеена да керделәр. Аның оешу тарихы белән балаларны полициянең ветераннар советы рәисе Рәшит Ногуманов таныштырды. Дежур часте һәм актлар залына кергәч, зур креслоларга утырып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев