Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Роза ападан гөмбәле пицца рецепты

Кирәк: Опята гөмбәсеннән ясалган икра (рецепты күрсәтелгән) Төелгән бәрәңге Башлы суган Кызыл помидор (тозланганы булса да ярый) Майонез Үсемлек мае Тоз Борыч Әзерләү: Иң беренче камыр әзерләргә кирәк. Моның өчен 1х1 (күләме буенча) үсемлек мае һәм җылы су алырга, чеметем генә тоз, сода һәм бер аш кашыгы уксус өстәргә. Камырны...

Кирәк:
Опята гөмбәсеннән ясалган икра (рецепты күрсәтелгән)
Төелгән бәрәңге
Башлы суган
Кызыл помидор (тозланганы булса да ярый)
Майонез
Үсемлек мае
Тоз
Борыч
Әзерләү:
Иң беренче камыр әзерләргә кирәк. Моның өчен 1х1 (күләме буенча) үсемлек мае һәм җылы су алырга, чеметем генә тоз, сода һәм бер аш кашыгы уксус өстәргә. Камырны йомшак итеп басырга.
Бәрәңге измәсе ясыйсың. Камырны җәясең. Камырны яхшылап капларлык итеп бәрәңге измәсен сылыйсың, аның өстенә ваклап туралган башлы суган, аннары икра (ул калын булса да ярый, кемгә ничек ошый), ваклап туралган бер кызыл помидор. Майонезда 2-3 йомырканы яхшылап туглыйсың, пиццаның өстенә тигезләп сылыйсың. Духовкага куясың. Камырның өсте кызаргач, 20-30 минуттан аласың.
Опята гөмбәсеннән икра
Икра алдан әзерләнеп куелган була. Моның өчен: гөмбәне яхшылап юасың (искеләре һәм бозылганнары булмаска тиеш). 15 минут кайнатасың, сөзәсең, тагын яхшылап салкын суда юасың. Иттарткычтан башлы суган һәм бер бәләкәй кишер өстәп чыгарасың. Башлы суган күп булса, тагын да тәмлерәк икра була. Үсемлек маенда 40-60 минут өстен томалап кыздырасың. Көймәс өчен аны яхшылап болгатып торасың. Ябышмас өчен бер стакан чамасы кайнар су өстибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пицца с грибами