Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«Күңелле әлифба»ның YouTube каналында яңа видео чыкты

«Күңелле әлифба» проекты герое Зөбәйдәнең туган көне.

Туган көн бүләксез булмый! Әтисе кызын нинди бүләк белән шатландырган дип уйлыйсыз? Әйе, берәүгә дә сер түгел, бүгенге заман баласын тәм-том белән шаккатырып булмый. Әле теле дә ачылып өлгермәгән, йөри дә башламаган балалар телефон, планшетка кызыга. Зөбәйдәгә исә әтисе Шамил исемле робот бүләк иткән. Ләкин робот гади генә түгел. Аның ярдәмендә Зөбәйдә кешенең бит төзелешен өйрәнә. Ә “Күңелле әлифба”ны яратып караучылар аның белән бергәләп кабатлый ала. Шул рәвешле, сабыйларның сүзлек запасы арта.

“Проектның сценарийен уйлаганда, бүгенге балаларны кызыксындырган  әйберләр аша туган телебезгә кызыксыну уятырга телибез. Робот, телефон, планшетларны үз иткән бүгенге заман баласына үзен кызыксындырган сорауга Интернет киңлекләреннән җавап эзләп табу бернинди дә авырлык тудырмый. Кая басасын, каян эзләп табасын бала әти-әнисеннән дә остарак белә. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк: әти-әниләр балаларга файдалы да, шул ук вакытта кызыклы да видеолар күрсәтергә тиеш. “Салават күпере” журналы шундый фикерле проектлар чыгару буенча  алда бара. Һәр проектның нигезендә ана телгә мәхәббәт тәрбияләү тора. Файдалы контентны ата-аналар, тәрбиячеләр куллансын иде”, – дип тели баш мөхәррир Зилә Фәйзуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X