1 августтан поезд билетларында җирле вакыт күрсәтелә башлый
Хәзерге вакытта билетларда составның килү һәм китү вакыты Мәскәү вакыты белән күрсәтелә.
(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). 1 августтан ерак арага йөри торган һәм шәһәр яны поездларының юл йөрү документларында поездларның китү һәм килү вакытын күрсәтү тәртибе үзгәрә. Хәзер тимер юл билетларында җирле вакыт кына күрсәтеләчәк. Хәзерге вакытта билетларда составның килү һәм китү вакыты Мәскәү вакыты белән күрсәтелә. Бу закта RT хәбәр итә.
Юл йөрү документларының вакытны күрсәтү форматы үзгәргән бланклары сатуга 4 майдан чыкты.
Җирле вакыт турында мәгълүмат поездлардагы таблоларда, платформалардагы күрсәткечләрдә һәм вокзаллардагы электрон сәгатьләрдә чагылачак.
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев