Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

11нче гимназия укучысы Дамир фестиваль-бәйгедән ике призлы урын белән кайтты

30 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» дип аталган II нче фестиваль-бәйге үтте.

Бәйгедә 11нче гимназия укучылары да катнашкан.  7нче сыйныф  укучысы Динекаев Дамир якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаров иҗат иткән "Ватан" шигырен сөйләп, "Нәфис сүз" номинациясендә 3нче лауреат исемен яулады. Дамир шулай ук үзе иҗат иткән "Милли җәүһәрләр" шигыре өчен "Шигърият" номинациясендә дә 3 урынга лаек булды.

Аңа Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Дамирның фәнни җитәкчеләре: Ф. З. Әхмәтшина, В. М. Сәмигуллина.

6нчы сыйныфтан Загертдинова Азалия, Сахапова Ралина да уңышлы чыгыш ясадылар, алар катнашучы дипломы һәм кызыксындыру бүләгенә ия булдылар. Җитәкчеләре: Закирова З. М.

Котлыйбыз! Иҗат уңышлары телибез!

 

фото: Ф. Әхмәтшинадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев