11нче гимназия укучысы «Яшь әкиятче» номинациясендә җиңүче булды
Тантана Яр Чаллы шәһәрендә үтте.
Күптән түгел Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында «Көмеш кыңгырау» дусларын җыя» дип исемләнгән Шәүкәт Галиев исемендәге премияне тапшыру тантанасы узды.
Бу чарага 11нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы Ралина Мөхәмәдиева һәм аның җитәкчесе Сәмигуллина Венера Минсәгыйть кызы да чакырулы иде.
Ралина Мөхәмәдиевага кызыклы иҗаты һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими хезмәттәшлеге өчен “Яшь әкиятче” номинациясендә җиңүче дипломы тапшырылды.
«Ралина – бик сәләтле укучы, ул каләм тибрәтергә, иҗат дөньясында кайнарга ярата. Ралинаны котлыйбыз», дип хәбәр итте укытучысы Венера Сәмигуллина.
фото: 11нче гимназиядән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев