2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен 1500дән артык лениногорскилы тавыш бирде инде
Лениногорскида тавыш бирүгә 4 объект – 4 иҗтимагый киңлек чыгарылган.
Болар:
- “Малыш” паркы
- автовокзал янындагы скейт-парк
- Ленин исемендәге мәйдан
- Ленин проспекты (Моряков урамыннан Куйбышев урамына кадәр).
Шәһәр администрациясендә хәбәр итүләренчә, 21-29 апрельдә тавыш бирүдә 1500дән артык лениногорскилы катнашкан.
Иҗтимагый киңлекләрне сайлауда 14 яше тулган һәркем катнаша ала. Моның өчен кулда смартфон һәм “Госуслуги” кушымтасы булу кирәк.
Тавыш бирү zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында бара.
Нәтиҗәләр һәр тавыш бирүгә бәйле – шәһәребезне төзекләндерүгә йогынты ясарга өлгерегез. 12 июньгә кдаәр тавыш бирү бара.
Исегезгә төшерәбез: Лениногорскида тавыш бирү нәтиҗәсендә төзекләндерелгән парклар бар. Алар: “Юбилейный”, “Яшьлек” һәм “Мәхәббәт” парклары.
фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев