Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

20нче балалар бакчасы Бөек Җиңү көне уңаеннан адреслы котлаулар ясады

Шәһәрнең 20нче балалар бакчасының өлкән (милли) төркеме балалары әлеге котлауларга алдан әзерләнде, көтеп алдылар.

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашканда, 20нче балалар бакчасы нәниләре дә ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре әйтеп калырга ашыкты.

Алар берничәсенең өенә барып котлады, кайберләрен урамга чыккач, урамда тәбрикләде. Тәрбияче Лилия Афандиева әйтүенчә, балалар тәбрикләр өчен үз куллары белән открыткалар ясаганнар. "Шулай ук күчтәнәчләр әзерләдек, каплы чәйләр, конфетлар алдык. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре  һәрберсе үз хатирәсен балаларга сөйләргә ашыкты.  Балаларның шигырь сөйләүләрен, җыр башкаруларын кызыксынып тыңлап тордылар. Шулай ук күзләрендә яшь тә күренде...", - ди Лилия Афандиева.

Балаларның урамда чыгыш ясавын үтеп китүчеләр дә туктап, тыңлап,  карап торган. Башкаларга да  концерт кебек булды, ди тәрбияче. Олы буын вәкилләре балаларга чын күңелдән рәхмәтләрен белдергән.

Аннан тәрбиячеләр балалар белән үзәк мәйданда, 6нчы мәктәп территориясендә махсус операцидә һәлак булган Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә куелган бюст янында булдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X