268 граммлы малай туган
ЯҢАЛЫКЛАР

268 граммлы малай туган

Былтыр августта Токио дәваханәләренең берсендә дөньяда иң кечкенә малай туган.

Аның авырлыгы бары тик 268 грамм булган. Күптән түгел аны әти-әнисе дәваханәдән өйләренә алып кайткан. Ярты ел эчендә малай 3 килограммга җитә язган.
Бүген ул сөт эчә белә. Әнисенең карынында аномалия булу сәбәпле, бала үсә алмаган. Шуңа аны 24 атналык чагында ярып алганнар. Хәзер ул менә дигән бала. Ә дөньяга килгәндә, ул учка гына сыйган булган.
Японнар могҗиза тудыра белә инде!

 

фото:pixabay.com

https://kiziltan.ru


Нет комментариев