Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары - Һади Атласи исемендәге төбәкара укуларының җиңүчеләре

Мирас эзләре буенча

Күптән түгел Бөгелмәдә 14нче гимназиядә Һади Атласи исемендәге төбәкара укулар узды. 

Укулар ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм катнашучылар саны елдан ел артып тора.

Укуларда Лениногорскиның 2нче мәктәбе укучылары да катнашты. 

Чыгыш нәтиҗәләре сөенечле булды: 7нче сыйныф укучылары: Самира Галиева һәм Диана Шаммасова беренче урын алдылар.

Аларның җитәкчеләре: укытучылар – Г. Хөсәенова Һәм Ф. Гыйләҗева. 

Жюри югары әзерлек дәрәҗәсен, тематиканың тирәнтен ачылуын һәм катнашучыларның чыгышларында артистлык элементлары булуын билгеләп үтте, дип хәбәр итә мәктәп сайты. 

Укучыларны һәм укытучыларны котлыйбыз!
 

фотолар: мәктәптән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев