Лениногорск ЗАГС бүлегендә мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар еш кунакта була.
Шушы көннәрдә 2нче мәктәп лагерена йөрүче башлангыч сыйныф укучылары ЗАГСка килде. Бүлек начальнигы Елена Миннигалямова алар өчен кызыклы экскурсия уздырды. Укучылар ЗАГС органы барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ЗАГСның архивын карадылар, тантаналар залы, утырышлар залында булдылар.
Укучыларга гарәп, латин телләрендәге актлар язулары күрсәтелде. Шулай ук укучылар ЗАГС органнарыннан нинди документ алып булуы турында да белделәр.
Фотолар: https://vk.com/public211620994

Нет комментариев