Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

35 мең лениногорскилы грипптан прививка алган

Лениногорск табиблары әйтүенчә, эпидемиологик сезонда дуңгыз гриппы да килеп җитәргә мөмкин.

 

Хәзерге вакытта Лениногорскида грипптан вакцинация дәвам итә.

Бүгенге көнгә 35 мең лениногорскилы грипптан прививка алган. Бу хакта үзәк район хастаханәсе баш табибының эпидемиологик сораулар буенча урынбасары Рамил Гаязов хәбәр итә. Аның әйтүенчә, ОРВИны,  аденовирус кебек, респиратор вируслар китереп чыгара. Ләкин грипп вируслары өлеше дә артканнан-арта. “Инде менә дуңгыз гриппы авыруын көтәбез. 2009 елдан бирле булмаган иде. Россия регионнарында “күренә башлаган” инде. Бүгенге миграция темпы белән безгә дә килеп җитәргә мөмкин. Грипптан вакцинация актуаль”, - дип сөйли Рамил Гаязов.

Лениногорск поликлиникасында вакцина өчен «Совигрипп» препараты кулланыла. «Совигрипп» – гриппны профилактикалау өчен инактивлаштырылган (инактивированная) вакцина. Ул вирусның дүрт штаммыннан саклый. Әлбәттә, бу препаратта H1N штаммы, ягъни дуңгыз гриппы антигеннары бар, ди табиблар.

Табиб Рамил Гаязов киңәш иткәнчә, прививканы эпидемиологик сезон башланыр алдыннан ясатырга кирәк. “Вакцина ясатып, 14нче  көндә организмда вакцинага иммунитет барлыкка килә. Организмны грипптан саклау тәэсире бер елга җитәргә тиеш”, - ди ул.

Поликлиникадагы прививка кабинетында эшләүче шәфкать туташы Лилия Фахруллина әйтүенчә, грипптан вакцина сентябрь башында кайткан. “Шул вакыттан бирле прививка ясыйбыз. Төрле яшьтәгеләр килә: олылар, урта яшьтәгеләр. Шулай ук яшьләр дә үз сәламәтлекләренә битараф түгел. Вакцинаны җиңел кичерәләр”, - ди шәфкать туташы.
 

Грипптан вакцинаны Лениногорск үзәк район хастаханәсе поликлиникасында, 204нче кабинетта алырга мөмкин.

Прививканы дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 сәгатьтән 15.00гә кадәр ясыйлар. Телефон: 5-05-15.

Шулай ук дәүләт хезмәтләре аша  һәм поликлиниканың мәгълүмат стойкаларында язылырга була. Телефон: 5-06-68

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев