Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

60 мең сум бурычың булса, өеңдә генә утыр...

Әлегә кадәр кредит, коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 30 мең сум тәшкил итсә, русиялеләр чит илгә чыга алмый иде...

Ә хәзер бурыч чикләрен ике тапкыр арттырырга җыеналар. Моңа кадәр кредит буенча яисә коммуналь хезмәтләргә 30 мең сум бурычы булган русиялеләргә чит илгә чыгу тыелган булса, хәзер сумманы 60 мең сумга кадәр арттырмакчылар. Депутатлар дәүләт Думасына шундый яңа закон проекты әзерли.
Әлегә кадәр алимент бурычы 10 мең сумга җиткәннәрне дә чит илләрне күрүдән мәүрүм итсәләр, хәзер тыюлар 20 мең сум һәм аннан да күбрәк бурычлыларга кагылуы ихтимал.
Закон проекты авторлары үзгәрешләр кертү кирәклеген 10 һәм 30 мең сумның хәзер инде зур сумма булмавы, штрафлар күләме артуы, сумның курсы төшә баруы белән аңлата.

Чыганак:http://Кызыл таң

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев