71 яшьлек Бари Алибасов 80 яшьлек танылган актрисага өйләнә
ЯҢАЛЫКЛАР

71 яшьлек Бари Алибасов 80 яшьлек танылган актрисага өйләнә

71 яшьлек музыкант, композитор һәм продюсер Бари Алибасов 80 яшьлек танылган актриса Лидия Федосеева-Шукшинабелән өйләнеште.

Бу турыда «Газета.ру» хәбәр итте. Моңа кадәр алар ике дистә ел чамасы бергә яшәгән инде. Никахлашу тантанасы Мәскәүдә узган.

Бу — Бари Алибасовның алтынчы никахы, Лидия Федосеева-Шукшинаның исә бишенче тапкыр кияүгә чыгуы. Алибасов сүзләренчә, Федосеева-Шукшинага карата аның хисләре 1994 елдан бирле сүнмәгән. Ул “беркайчан да,бер кем белән дә шундый күңел якынлыгы, ихласлыгы һәм ышаныч тоймадым”, ди. Федосеева-Шукшина һәм Алибасов 1995 елда очраша башлаган. Берничә елдан соң алар аерылышкан, ләкин дус булып калганнар. Хәзер алар никахларын рәсми рәвештә теркәгән.

чыганак:tatar-today.ru

 


Нет комментариев