80 ЯШЬ ТУЛГАЧ БИРЕЛӘ ТОРГАН ӨСТӘМӘ ПЕНСИЯ НИЧӘ СУМ ТӘШКИЛ ИТӘ?
80 яшь тулгач, пенсионерларга өстәмә акча түләнергә тиешме? Эшләмәүче пенсионерларга түләнә торган акчаның билгеләнелгән күләме - 4805,11 сум. 80 яшь тулгач, бу акча ике тапкырга арта. Димәк, пенсия 9610 сум 22 тиен тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды белдерә дип яза "Аргументы и факты" газетасы. Бу сумма автомат рәвештә...
Эшләмәүче пенсионерларга түләнә торган акчаның билгеләнелгән күләме - 4805,11 сум. 80 яшь тулгач, бу акча ике тапкырга арта. Димәк, пенсия 9610 сум 22 тиен тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды белдерә дип яза "Аргументы и факты" газетасы.
Бу сумма автомат рәвештә арта. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: әлеге түләүләрне 1 төркем инвалидлар, 2 төркемгә караган 3 дәрәҗәдәге хезмәткә кагылышлы тыюлары булган инвалидлар (2013 елның 28 декабреннән, "Пенсияләр турында" РФ законының 17 маддәсенең 1 бүлеге) ала алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев