Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Альберт Кәримов катнашында Лениногорскида йомгаклау сессиясе узды

Бүген мәдәният сараенда муниципалитетның 2021 елгы социаль-экономик үсеш нәтиҗәсе буенча район советы утырышы узды.


Сессиядә  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, депутатлар, авыл башлыклары, шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнары, предприятие-оешма җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, бизнес вәкилләре катнашты.

Районның узган елгы социаль-икътисади күрсәткечләре белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов таныштырды.
Ул билгеләп үткәнчә, хисап елы  нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт якынча 80 млрд.сум тәшкил итәчәк.
Дәүләт программаларында катнашу, шәхси инвесторлар инициативалары нәтиҗәсендә ел йомгаклары буенча инвестицияләр күләме 10,7 млрд. сум тәшкил иткән, иң зур өлешне «Лениногорскнефть», «Август-Лениногорск»,  «Охтин-Ойл», «Геотех», «ЛениногорскРемСервис» предприятиеләре керткән.

Район территориясендә 5 меңгә якын кече һәм дүрт урта предприятие эшчәнлек алып бара, аларда 5 меңгә якын кеше эшли, 1300дән артык шәхси эшмәкәр, өч меңгә якын үзмәшгуль исәпләнә.

Районда проблемалы сорау – шәһәр эчендә пассажир автобуслары. “Әгәр авыллардан пассажирлар йөртү өчен маршрутлар субсидияләнсә, шәһәр маршрутлары әлегә игътибардан читтә кала. Пассажир йөртү эше белән кызыксынучылар юк, беркем дә алынмый моңа”,  ди район башлыгы. Ул республика җитәкчелегенә авыл маршрутларын субсидияләүдәге кебек уңай тәҗрибәне куллану мөмкинлеген карауны сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов үз чыгышында республиканың социаль-икътисадый хәле, аерым алганда, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, демографик вәзгыятьне яхшырту һәм башка юнәлешләргә тукталды. Шулай ук ул районның социаль-икътисади үсешенә анализ ясады һәм барлык мөмкинлекләрне һәм ресурсларны кулланырга чакырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев