Ана капиталының яңача күләме билгеле
Россия вице-премьеры Татьяна Голикова әниләрне сөендергән. Ул 2020 елдан Ана капиталын кабат индексацияли башларга җыенулары турында әйткән. Дәүләттән бирелүче матди ярдәмне файдалану мөмкинлекләрен дә арттырмакчылар.
“2020 елда һәм алга таба Ана капиталы инфляция күрсәткечләреннән чыгып индексацияләнәчәк”, – дигән вице-премьер. Бу хакта ул “Демография” илкүләм проекты турында сөйләшкәндә әйткән. Билгеле булганча, илнең демографик үсешенә багышланган әлеге документны тормышка ашыру өчен 3,5 триллион сум акча тотарга ниятлиләр. Әлеге сумманың зур өлеше федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк дип көтелә. “Демография” проекты кысасында, декрет ялында утыручы әниләр тизрәк эшкә чыксын өчен, балалар бакчаларында нәниләр төркемнәрен арттыру да күздә тотыла.
Ана капиталы 2015 елдан бирле “катырылган”. Хәзер аның күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Программа 2007 елдан бирле гамәлдә. Дәүләттән матди ярдәмне гаиләдә туган яки улыкка алган икенче һәм аннан соңгы балага бирәләр. Акчаны торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, сабыйның сәламәтлеген ныгытуга һәм әнинең булачак пенсиясенә тотарга ярый. Шушы көннәрдә Россия Дәүләт Думасында Ана капиталына бәйле тагын бер канун проекты тикшерелә. Депутатлар матди ярдәмне бакча йорты сатып алырга файдаланырга рөхсәт итмәкче.
Әйтүләренә караганда, бүген кулында сертификат булган гаиләләрнең яртысы диярлек аны шкафта гына саклый. Чөнки Ана капиталын файдалану өчен тәкъдим ителгән чаралар аларга туры килми. Шуңа күрә әлеге исемлекне тагын да киңәйтергә кирәк, дигәннәр. Бакча йорты турындагы фикер дә юктан гына түгел. Бу – ял итәргә дә, үзеңә кирәкле яшелчә, җиләк-җимешне үстерү өчен дә шәп урын, ди түрәләр. Статистика мәгълүматларына караганда, илдә яшәүчеләр гаиләгә кыш буе ашарга кирәкле бәрәңгенең – 90, башка төр яшелчәләрнең – 82, алма-чиянең – 50, сөтнең исә 15 процентын үз кишәрлегендә җитештерә.
http://matbugat.ru/news/?id=23005
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев