Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Арча районында «Ат көне» бәйрәмендә «Аударыш» уенында Лениногорскилылар да җиңү яулады

Җиңүчеләрне ике категориядә билгеләделәр.

Бу хакта "Татар информ" хәбәр итә.

17 сентябрьдә  Арча районында "Ат көне" бәйрәмендә Аударыш уены булды. Көрәшне фермер Фәрит Нәбиуллин алып барды.

"Аударышта катнашучылар саны ел саен арта бара. Катнашучыларның тәҗрибәсе арту да сизелә. Без быел уенны ике үлчәү категориясендә үткәрдек: 80 килограмга кадәр һәм 80нән өстәгеләр (авт. - аттагы кешенең авырлыгы). Беренче категориядә - 14, икенче категориядә 8 кеше катнашты", - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.  

Аның сүзләренчә, уенда катнашучылар Арча, Кукмара, Әтнө, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай районнарыннан килгән.

"Матур көрәш күрсәттеләр, трибуналар да тулы иде. Киләсе елларда уен тагын да көчлерәк узачак, дип ышанам", - диде фермер.  

Аударышта җиңүчеләр:

80 килограммга кадәр авырлыкта җиңүчеләр:

2 урын - Илдар Хамадиев (Лениногорск районы)
 

80 килограммнан артык авырлыкта җиңүчеләр:

1 урын - Динар Хәйбриев (Лениногорск районы)

https://tatar-inform.tatar

фотолар: http://arskmedia.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев