Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Айсылу Лерон: «Тәртип» радиосы игълан иткән бәйгедә авыл халкы актив катнаша

«Үз илемдә — үз көем» бәйгесендә катнашу өчен татар халкының элеккеге җырларын уен коралларына кушылып җырлап видео төшерергә һәм «Тәртип» радиосына җибәрергә кирәк.

«Тәртип» радиосы башлап җибәргән «Үз илемдә — үз көем» бәйгесендә урта яшьтәге авыл халкы актив катнаша. Радионың PR белгече Айсылу Лерон шул хакта сөйләде.

Конкурста катнашу өчен татар халкының онытыла барган җырларын музыка уен коралларына кушылып җырлап видео төшерергә һәм «Тәртип» радиосына юлларга кирәк.

«Бүгенге көнгә барлыгы егермедән артык видео килде. Төрле яшьтәге тыңлаучыларыбыз катнаша. Шулай да урта яшьтәге авыл халкы бик актив. Иң яшь катнашучыга — 6 яшь, иң өлкәненә — 70 яшь», — диде Айсылу Лерон «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Иң шәп җыр «Тәртип» радиосы эфирында яңгыраячак һәм радионың Инстаграм аккаунтына урнаштырылачак. 3 җиңүчегә акчалата бүләк тә каралаган.

Конкурска нәтиҗә 26 апрель көнне ясалачак.

Бәйге шартлары белән тулырак «Тәртип» радиосы http://сайтындатанышырга була. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев