14 апрельдә бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны читтән торып кабул итү оештырылачак.
Чараны Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе һәм «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе оештыра.
Шулай итеп, кызыксындырган мәгълүматны иртәгә 8.00дән 12.00гә кадәр 8(843) 500-00-76 номеры буенча алырга мөмкин.
Нет комментариев